ТУБЕРКУЛЁЗДАН САВЫГЫП БУЛАМЫ?

16 Март, 2018 - 14:54

Туберкулёздан савыгу өчен табиб күзәтүе астында дәвалау курсын тулысынча үтәргә кирәк. Бу алты айга яки аннан артыграк вакытка сузылырга мөмкин. Туберкулёзга каршы табиб билгеләгән препаратларны тиешле күләмдә һәм вакытта кабул итәргә һәм өзеклеккә юл куярга ярамый.

Дәваланганда өзеклек булса, даруга бирешми торган туберкулёз төрләре барлыкка килә. Мондый очракта чирне дәвалау авырлаша яки бөтенләй мөмкин булмый.

Бөер туберкулёзы һәм аның беренче симптомнары турында да хәбәрдар булу яхшы. Бил тирәсендә тупас, сызлап авырту, кайбер вакытта приступлар булу, хәлсезлек, сирәк очракта тән температурасы күтәрелү, еш һәм авыртынып бәвел килү, бәвелнең үтә күренми торган, эренле, канлы булуы бөердә туберкулёз авыруы барлыкка ишарә булырга мөмкин. Авыруның башлангыч стадияләрендә УЗИ диагностикасы үтү мөһим!

Бөердә туберкулёз булу-булмауны ачыклау өчен тикшерүләр үтеп торуга беренче чиратта электән үпкә, сөяк, буын, күз яки тире туберкулёзы белән авырган кешеләр мохтаҗ.

Шулай ук балачакта бронхоаденит, яшьлегендә яки өлкәнәйгәч плеврит авырулары үткәргән, туберкулёз чире белән җәфа чигүче янында даими контактта булган кешеләргә дә медицина тикшеренүе киңәш ителә.

Туберкулёз белән авыру кешенең гаилә әгъзалары, хезмәттәшләре һәм дусларына бу чирне эләктерү куркыныч күбрәк яный. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булсагыз иде.
Гөлшат НӘРТДИНОВА,
фтизиатр шәфкать туташы.