ПРОКУРОР ТАЛӘБЕ БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТҮЛӘНДЕ

16 Март, 2018 - 14:41

Балтач прокуратурасы районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә эшчеләрнең хезмәт хокукларын яклады. Агрофирманың үзенең хезмәткәрләренә агымдагы елның гыйнварь ае өчен 200 мең сумнан артык эш хакын түләмәгәнлеге ачыкланды.

Шуның белән бәйле, район прокуратурасы предприятие җитәкчесе адресына бурычны кичекмәстән түләү турында күрсәтмә бирде. Бурычка әверелгән хезмәт хакын мәҗбүри түләттерү турында судка гариза юнәлтелде.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә оешма эшчеләренә соңлаган хезмәт хакын тулысынча түләде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиесе директорына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче статьясының 6нчы пункты буенча (хезмәт хакын түләмәү) административ эш кузгатылды.

Аны карау нәтиҗәсендә директор 10 мең сум штрафка тарттырылды, хезмәт законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Предприятиенең баш бухгалтерына кисәтү ясалды.
Динар ХӘЙРУЛЛИН,
прокурор ярдәмчесе
1нче класслы юрист.