Габделсамат Гатин истәлегенә чаңгы ярышы

15 Март, 2018 - 10:58

Габделсамат Гатин Тушкыр җирлегенең чын патриоты булды. Туган якны өйрәнүче, фольклорист буларак якты истәлеге әле булса күңелләрдә яши. Быел аңа 75 яшь тулган булыр иде. Ул җир өстеннән үтә дә матур үтеп китте. Спортны яратты ул.
Чаңгы спорты аның өчен алыштыргысыз иде.Бу төрне ул хөрмәтләде, күп тапкырлар чемпион булды.

Габделсамат Гатин истәлегенә оештырылган чаңгы ярышларына мәктәп укучылары быел да күмәк килде. Бу аның халык хәтерендә яшәгәнлеген чагылдыра. Ярышны район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов ачып, Габделсамат Гатинның тормыш юлы белән таныштырды, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Сүзне Габделсамат Гатинның тормыш иптәше, мәгариф отличнигы, төрле чараларда актив катнашучы, югары категорияле тәрбияче Зәлфирә Әмир кызы дәвам итте. Үзенең чыгышында ул сәламәт тәндә — сәламәт рух икәнлегенә басым ясады.
„Чаңгы спортын үз иткәннәр соңгы сулышына кадәр аякта нык тора, бары хәрәкәт безгә сәламәтлек бүләк итә. Тормыш юлларыгыз чаңгы эзләре кебек туры булсын”,— диде ул сүзен тәмамлап.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Ярышлар киеренке барды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы спортчылары барысыннан да җитез булып чыкты, алар беренче урын алуга иреште. Юлия Имаева, Гөлшат Шәрипова Владислав Зинкин, Эдуард Калимуллиннар алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмадылар. Икенче урында — Көндәшле урта мәктәбе командасы. Флүр Сабиров, Илгиз Гарифуллин, Алия Хәмәтнурова, Эльвина Нигамәтҗанова үзләрен оста чаңгычылар итеп күрсәттеләр.
Түбән Иванай урта мәктәбе чаңгычылары Юрий Минилгалин, Андрей Аликаев, Виолета Кугубаева, Дарья Захаровалар өченче урынга чыктылар.

Якташыбыз Габделсамат Гатин хакында истәлек укучылар күңеленнән бу бәйгеләр оештырылганда юылмаячак.
Рифина НИГАМӘЕВА