Асавка китапханәчесе хезмәтен Хөкүмәт лаеклы бәяләде

13 Март, 2018 - 16:42

Мәдәният өлкәсендә күп еллар дәвамында намуслы хезмәте һәм Башкортстанда китапханә эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Үлмәс Шакиров исемендәге Асавка авыл модельле китапханәсе китапханәчесе САДРЫЕВА Гөлфизә Рафаил кызы БР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аны шул уңайдан ихлас тәбриклибез, арытабангы хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.