8 Март күчмә кубогы— Балтач кызларында

13 Март, 2018 - 11:44

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мишкә районында волейбол буенча ярышлар үтте. Ярышларда 5 районның җыелма командалары көч сынашты. Тренер Айрат Садыйков җитәкчелегендә районның хатын-кызлар җыелма командасы беренче урынны яулады ћәм күчмә Кубокны Балтачка алып кайтты.
Балтач районы исеменнән 7 гүзәл зат чыгыш ясады. Лилия Йосыпова, Гүзәл Габбасова, Диана Суфиярова, Диләрә Габитова, Әлфия Борханова, Лиана Закирҗанова, Алсу Фәтхуллиналар үзләрен иң көчле волейболчылар итеп танытты. Традицион турнирда Караидел районының җыелма командасы— икенче, Мишкә районы командасы өченче урыннарга чыкты.