Курайчы белән очрашу

12 Март, 2018 - 15:19

10 март көнне Иске Балтач 1нче урта мәктәбенењ 5—9 сыйныф укучылары курайчы Венер Елкыбаев белән аралашу бәхетенә иреште. Очрашуны башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова оештырды. БР курайчылар идарәсе әгъзасы, халыкара, республика конкурслары лауреаты Венер Елкыбаев укучылар өчен җанлы аралашу бүләк итте, курайда уйнау серләре хакында сөйләде. Курайдан музыка инструменты ясау буенча осталык дәресе дә күрсәтте.