Эшенә— ашыгып, өенә ашкынып кайткан хатын-кыз бәхетле

7 Март, 2018 - 15:53

Хатын-кызның иңнәрендә — меңләгән эш. Әни буларак балаларны кайгырту, якыннарны хәстәрләү... Дөнья мәшәкатьләреннән тыш, эшләгән урында да сынатмаска кирәк. Богдан авылында яшәүче Гөлназ Төхбәтуллина барысына да өлгерә. Ул яраткан әни, уңган хатын, тырыш савучы.

Бүгенге көндә Иске Тимкә авылының сөтчелек фермасында 4 савучы эшли. Шуларның өчесе — Богданнан. Вәзинә Кашапова, Рәсимә Әхиярова һәм Гөлназ Төхбәтуллиналар иртә таңнан күрше авылга эшкә юлланалар.Иске Тимкәдән Гөлия Вәсимова аларга кушыла. Савучылар уртак тел табып, бер максат белән янып эшләгәч нәтиҗәләр дә көттерми. Аларның һәммәсенең карамагында 55 баш савым сыеры. Гөлназ Габид кызы ел башыннан алып 480 центнер сөт савып алуга ирешкән. Көнлек савымы уртача 874 литр тәшкил итә. Уңган савучының эшеннән җитәкчеләре канәгать...

Гөлназ Габид кызы һөнәре буенча тегүче. Хезмәт юлын район үзәгендә башлый. Авылдашы Радик Зөфәр улы белән язмышларын бәйләгәч, алар туган авыллары — Богданда төпләнәләр. Гөлназ Төхбәтуллина тәүдә авыл мәдәният йортында —җыештыручы, соңрак тормыш иптәше белән озак еллар терлекчелек тармагында көч сала. Яшь бозаулар алар тәрбиясендә була.Бозауларны бәби сыман карарга кирәк. Гөлназ Габид кызы үзен җаваплы, тырыш кеше буларак таныта. Савучы булып эшли башлавына ике ел чамасы. Бу тармакта та тынгысыз кеше сынатмый. Һәрчак алдынгылар сафында.
Авырлыкларга зарланырга өйрәнмәгән ул. Күпләп мал карыйлар, балаларына белем бирергә омтылалар.

Алар да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, максатчан булып үскәннәр. Мәктәптә, колледжта уку алдынгылары булганнар. Өлкән кызлары Гүзәл Финанслар министрлыгында белгеч буларак эшли. Икенче кызлары Ләйсән Уфа шәһәренең кардиология үзәгендә шәфкать туташы буларак көч сала. Кече уллары Ильяс — колледж студенты.

— Балаларга кечкенәдән укуның кирәклеген төшендереп үстердек. Өчесе дә тугызынчы сыйныфтан соң, Уфага укырга керделәр.Иң беренче Уфага илткәндә балаларыбыз елап калалар иде. Жәл дә соң, нишлисең... Әмма авырлыкларны җиңми торып— уңышка ирешү мөмкин түгел. Соңрак үз тырышлыклары белән ике кызыбыз да колледжны кызыл дипломга тәмамладылар. Әлеге мәлдә икесе дә югары уку йортларында белем алалар, —ди Гөлназ һәм Радик Төхбәтуллиннар.

Әни кеше өчен балалары турында яхшы хәбәрләр ишетүдән дә зур куаныч юктыр. Гөлназ Төхбәтуллина үз үрнәгендә аларны тырыш, максатчан булырга өнди.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.