Тату гаилә булып ничек яшәргә?

7 Март, 2018 - 15:42

Әлеге сорауның җавабы бик күп факторларга бәйле.Гаиләләр — тулы, хатын белән ир бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгәндә генә балаларыбыз киләчәге якты булачагы сызык өстенә алынды. Очрашуның төп темасы—гаилә, гаиләдә ир белән хатын, ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре.Бу очраклы очрашу түгел. Чөнки агымдагы елда безнең районда 11 пар рәсми никахка керсә, шул чор эчендә 11 гаилә таркалган. Балтач халкы алдында Татарстан Республикасының атказанган табибы, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсенең баш педиатры Александр Зотов чыгыш ясады. Утыз ел ул балалар врачы булып эшләгән кешенең халыкка әйтер сүзе күп.
— Балалар сәламәтлеге турыдан-туры гаиләдәге мөнәсәбәтләргә барып тоташа. Соңгы елларда сәламәт балалар саны шактый кими.Аңлашылмаучанлыклар аның сәләматлегенә негатив тәэсир итә, —диде ул.
„Гаилә сәясәте” проекты авторы буларак ул, соңгы елларда кризис кичергән гаиләгә ярдәм итү юллары хакында сөйләде.
Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында Юджин Рейс һәм аның тормыш иптәше Альбина Рейс сөйләде. Америкалы Юджин Рейс 24 ел Русиядә яши. Психология фәннәре докторы Юджин Рейс законлы никахка керер алдыннан парлар белән аралашу, гаилә кыйммәтләре хакында алдан сөйләшү мөһимлеге хакында сөйләде. Ул тормыш иптәше Альбина Рейс белән 8 бала тәрбияли. Гаилә психологлары буларак алар „Хатын һәм ир мәктәбе”, „Ата-аналар өчен мәктәп” проекты авторлары. Гаилә психологлары Яр Чаллыда „Беләм” психологик үзәк оештырган.
Әти тәрбиясенең мөһимлеге хакында „Әтиләр җәмгыяте” рәисе Юрий Соленов сөйләде. Гаилә психологлары Юджин һәм Альбина Рейс практик дәресләрдә яшь парларга гаилә томышында үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында практик дәрес үткәрде.
Бу хакта тулырак „Балтач таңнары” гәзитенең киләсе саннарында укырсыз.