Тушкыр кызы Бөре халкын киендерә

7 Март, 2018 - 12:07

Тушкыр авылында туып-үскән Айгөл Ранис кызы ике ел элек Бөре шәһәрендә „Золушка” тегү цехын ачты. Якташыбызга кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен дәүләт субсидиясе бирелде. Әлеге вакытта Айгөл Мансурова-Исламшина армый-талмый тегү нечкәлекләрен үзләштерә.

Айгөл Ранис кызы белән Бөре педагогия институтында белем алган еллардан танышмын. Айгөл кебек кешеләр хакында, кечкенә дә — төш кенә, диләр. Укулар тәмамлангач, элемтәбез өзелде. Бөренең „Победа” гәзитендә Айгөл хакында мәкалә укыгач, аның белән бәйләнешкә кердем.

Айгөл филология факультетын тәмамлагач, Зиләзекүл авылы егетенә тормышка чыккан. Тәүдә авыл мәктәбендә — укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Арытабан гаиләсе белән алар Благовещен шәһәренә күченәләр, биредә гимназиядә балаларга татар һәм башкорт телләре буенча белем бирә. Бөредә төпләнгәч балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбиялиләр. Тиктормас Айгөл шул вакыт эчендә икенче югары белем ала.

Педагог һәм икътисадчы белгечлегенә ия якташыбызның бизнес белән шөгыльләнергә уенда да булмый. Улының сәламәтлеге какшагач, Айгөл эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ни дисәң дә, баланың сәламәтлеге барысыннан да мөһим. Өйдә, буш вакытларында, Айгөл тегә башлый.

—Тегүгә сәләт әтиемнән күчкәндер. Колхозда — бригадир, тракторчы булып көч салган әтиебез ял көннәрендә күршеләргә эш бияләйләре, оныкларына карнавал костюмнары тегә иде, —дип хатирәләре белән уртаклаша ул.

Балалар һәм якыннары өчен тегелгән әйберләрен Айгөл Интернет челтәренә урнаштыра. Теккән әйберләренә карата кызыксынучылар саны артканнан-арта. Шул мәлдә Айгөлнең 13 яшьлек өлкән улы Рәсим тегү цехы булдырырга кирәк дигән уен әнисенә җиткерә. Кечкенә булса да улының тәкъдименә әни кеше колак сала. Ун яшьлек улы Рушан да, тормыш иптәше Филүс тә аларның уйларын хуплыйлар.

Иң тәүдә тегү остаханәсен кайда ачарга дигән сорау туа. Айгөл эзләнә башлый. Шәһәрдә кием тегү һәм ремонтлау буенча ательелар саны аз. Халык моның өчен йә шәһәр үзәгенә , йә 180нче кварталга бара. Айгөл тегү цехының урынын сайлауда алданмый, халык автовокзал янында урнашкан бинага елга булып агыла.
Шәхси эшкуар булып теркәлер алдыннан Айгөл яңа законнар үзләштерә, бизнес-планнар төзи. Узган елның сентябрь ахырында Айгөл Ранис кызы дәүләт субсидиясе алу бәхетенә ирешә. Бу акчаларга ул авыр тукымалар өчен тегү машиналары, кирәкле фурнитура ала.

—Безнең өчен һәр клиент кадерле. Заказларны тиз үтәргә тырышам, вакыт белән исәпләшмим. Аларның ихтыяҗына ярарга кирәклеген онытмыйм. Бүгенге көндә мин һәм өч тегүче эшлибез. Кешеләрнең төрлесе бар. Тиргәп китәргә дә күп сорамыйлар. Күбесе рәхмәт сүзләре әйтә, канәгатьләр. Андыйларының күп булуы, әлбәттә, сөенечле, —ди ул.
Тегү остаханәсенә бөрелеләр генә түгел, Мишкә, Борай районаннарында яшәүчеләр дә еш килә. Төрле чараларга аерым костюмнар тегү буенча заказлар күп.

Энергияле, уңышка омтылган Айгөл Ранис кызы төрле курсларда белемен камилләштерә. Яңалыклар үзләштерә. Киләчәккә аның уйлары, планнары зурдан. Өстәмә җиһазлар алу, эш урыннарын арттыру, үзенең производство бинасын булдыру.
—Иң мөһиме, минем башлангычымны улларым һәм тормыш иптәшем хуплый. Өлкән улым мендәрләр тегә, бик еш остаханәгә килеп, ярдәмләшә. Кечесе оста итеп рәсем төшерә, сәнгать мәктәбендә укый. Күлмәк эскизлары ясый. Киләчәктә дизайнер һөнәрен үзләштерергә тели, —ди райондашыбыз.
Якын кешеләреңнең яклавы, ышанычы, ярдәме, үзенең теләге зурдан булганда якташыбызның уйлаганнары тормышка ашырына шик юк. Һәр эштә иҗади караш кирәк, дип билгели райондашыбыз Айгөл Ранис кызы.

Һәр эштә иҗади караш кирәк, дип билгели райондашыбыз Айгөл Ранис кызы.
Театрда чыгыш ясау өчен костюмнар тегү белән дә шөгыльләнәләр. Пальтолар тегеләр.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Фото гаилә архивыннан.