Өметләрне киләчәктә дә акла, Розана!

6 Март, 2018 - 09:29

Балтач спортчылары Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә оештырылган гер спорты чемпионатында катнашты. Балтач районы исеменнән Розана Кашапова һәм Ленар Мәрвановлар көч сынашты. Дәрәҗәле бәйгедә райондашыбыз Розана Фиргать кызы чемпион исеменә лаек булды.

Күпләр гер күтәрүне ир-егетләр шөгыле дип кабул итә. Районда да гер күтәрүче гүзәл затлар аз. Шәвъядыдан Эльвира Баязитова, Түбән Карыштан Фәнүзә Вәлинурова, Түбән Иванайдан Надежда Беляевалар әле дә бу спорт төрен үз итәләр. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10 „б” сыйныф укучысы Розана Кашапова гер күтәрү белән 3 ел шөгыльләнә. Гер күтәрү секциясенә килгәнче төрле түгәрәкләргә йөреп карый. Кызлар үз иткән кул эшләре, бию түгәрәкләренә күңеле ятмый. Кул көрәштерү секциясендә дә нибары 1 ай шөгыльләнә.

Гер күтәрү спортында санаулы еллар эчендә ул югары күрсәткечләргә ирешә. 2017нче елның ахырында гер күтәрү буенча Белорецк шәһәрендә узган Башкортстан Беренчелеге бәйгеләрендә Розана Кашапова рекорд куйды.
Ул 63 килограмм авырлык категориясендә 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 160 тапкыр күтәргән иде. Русия Чемпионатында моңардан да уздырды. Шул ук авырлык категориясендә 16 килограммлык герне 10 минут эчендә 163 тапкыр чөеп күтәрде. Озын циклда 16шар килограммлы герләрне 10 минут эчендә 22 тапкыр күтәрүгә иреште.

Тәрбияләнүчесенең уңышлары белән тренеры Ильяс Шәймөхәмәтов та канәгать.
—Розана тырыш, максатчан кеше. Физкультура дәресләреннән, секциядән тыш, ул гер күтәрү белән үзаллы өйдә шөгыльләнә. Ярышларда аның икенче сулышы ачыла. Бар көчен салып җиңүгә омтыла. 2016 елда Агыйдел шәһәрендә узган республика бәйгесендә өченче урын алган иде. 2017 елда Мәләвездә узган Башкортстан Беренчелегендә беренчелекне яулады, —ди Ильяс Әхнәф улы.

Әйтергә кирәк, Русия чемпионатында 37 регионнан 500дән артык спортчы көч сынашкан. Безнең районда көчле беләкле, ихтыярлы, рухлы спортчы булуына без дә шатланабыз. Шушы көннәрдә Розана Кашапова Стәрлетамак шәһәрендә оештырылган Башкортстан Беренчелегенә ярышларында спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәп кайтты. Бу юлы инде ул 24 килограммлы герләрне күтәргән.

Розананың киләчәккә хыяллары изге. Нияте — физик тәрбия укытучысы булу. Спортчының уй-хыяллары тормышка ашсын. Үз үрнәгендә балаларны тәрбияләгән укытучыдан да дәрәҗәле һөнәр иясе юк бит ул.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.