Матурлык булдыручы Марина

5 Март, 2018 - 16:55

Хатын-кыз тирә-юньне матурларга туган илаһи зат ул. Күңелендәге яктылыкны, гүзәллекне башкаларга өләшү теләге зур аларда. Берәүләре бакчаларын шау-чәчәккә күмә, икенчеләре исә чигә, бәйли, тегә. Түбән Иванай авылында яшәүче Марина Давлетбаева оста куллы райондашларыбызның берсе. Алтын куллары булдырган матурлыкка сокланмый мөмкин түгел.

Марина Калиевнаның ихаталары ук әкият илен хәтерләтә. Ясалма чәчәкләр белән уратып алынган кое, шешә бөкеләреннән эшләнгән картиналар, пластик шешәләрдән ясалган пальмалар —болар барысы да биредә фантазияга бай, иҗади карашлы кешеләр яшәвен чагылдыра. Уңган хуҗалар теплицаны да пыяла шешәләрдән үз куллары белән эшләгән.

Марина Калиевнаның кул эшләренә осталыгы балалары кечкенә вакытта ачыла. Магазиннарда әйберләрнең дефицит чагы. Шул дәверләрдә әни кеше улларына йон оекбашлар, костюмнар бәйләп кидерә. Уллары үсеп , хәзер үзаллы тормыш көтә. Ә Маринаның мавыгуы күңел таләбенә әверелә. Бүген аның өен күз нурларын салып эшләнгән салфеткалары, чәчәкләре бизи. Тынгысыз кеше буларак, эшсез утыруны җәзадай кабул итә. Балалар бакчасында эшләгән мәлендә дә нәниләр белән курчакларга киемнәр тегә.

— Кул эшләре җанга тынычлык бирә, диләр. Мин аларны якыннарыма, күршеләремә бүләк итеп, күңелемә юаныч алам. Туган көннәргә, 8 Март бәйрәмнәренә бары үземнең күңел җылысы кушып эшләгән әйберләремне бирәм. Алар кемгәдер шатлык китерсә — шул миңа бәхет, —дип елмая Марина Калиевна.
Өстәл өстендә бәйләгән орхидеялар, роза, коала чәчәкләренә күмпе күз нуры түгелгән. Бары тик гүзәллеккә гашыйк кеше генә моны башкарып чыга аладыр. Кечкенә мичкәләрне искитмәле япмалар белән тышлап, урындыклар ясаган.

Уңган ханым „Делаем сами”, „Тысяча советов” журналларын алдыра, төрле кешеләрнең тәҗрибәләрен өйрәнә. Ул бәйләгән эшләпәләр үзе бер могҗиза. Диңгезгә баручылар, бакчаларында эшләүче шәһәр халкы яратып ала икән аларны. Фанерадан аккош сыннары эшләү шөгылен дә үзләштергән ул. Күптән түгел кече улы белән чәчәк кую җайланмалары, өстәлләр ясый башлаган. Шаблоннарны төрле авылларга алып китәләр дип билгели ул. Соңгы вакытта модага кергән Шәҗәрә агачларын да фанерадан кисеп ясый, кәгазьдән вазалар эшләү белән мәшгуль. Менә шундый күпкырлы, фантазиягә бай оста куллы ханым яши Түбән Иванайда. Әни, тормыш иптәше, яраткан зур әни булу белән беррәттән, матурлык тудырырга да вакытын таба мөлаем ханым.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.