1 Март, 2018 - 15:58

Биофизик һәм биоэнергетиклар бушлыкның сызыкларын тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: карават та, эш урыны да, ял итә торган кресло да почмакта булырга тиеш түгел. Почмакта автоматик рәвештә энергия „суырыла”. Шуңа күрә дә, энергиясе ташып торганлыктан артыграк кыланып ташлаган баланы почмакка бастырганнан соң, ул аннан инде уйнарга теләге тәмам суынып, суырылып чыга. Уйнарга инде көче калмый — аны почмак „ашаган” була. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз— баланы почмакка бастырыргамы— юкмы.