Баһадиршаһ шәхесе мәктәп программасына кертелде

1 Март, 2018 - 15:32

Без аны Батырша буларак беләбез, тарихи чыганакларда исә ул Габдулла Галиев дип тә күрсәтелгән. Баһадиршаһ Габдулла Галиев — Батырша зур гыйлем иясе, Коръән хафиз, милләт өчен изге көрәштә шаһит киткән. Соңгы елларда ул искә алынмады. Җитмеш елга сузылган дәһрилек (атеизм) дөньяның астын өскә китерде. Адәм балаларының арасын бутады, туганнарны дошманлаштыруга иреште, руханилардан „халык дошманы” ясап, үлем җәзасына тарттырды, гаилә әгъзаларын, хатыннарын, бала-чагасын, коточкыч салкын сөргеннәргә озатты яки кеше аяк басмаган ташландык далаларга кудылар.

Хәзер дин тотуның бернинди зыянсыз икәне, аек тормыш, камил акыл, югары әхлак кебек тик кебек тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләүне берлык кеше төшенде булса кирәк. Аллаһыга каршы тору көферләрнең нинди зур хаталарга китерүен үз күзләре белән күрделәр.

Батырша шәхесен фәнни яктан өйрәнү күптән алып барылса да, без әлегә аны тирәнтен һәм күпкырлы итеп өйрәнелгән дип тә әйтә алмыйбыз. Патшалар заманында да, совет чорында да төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә сәяси һәм идеологик чикләүләр нәтиҗәсендә, мондый фәнни эзләнүләр хупланмады. Татар, башкорт, казах, ислам тарихында дини сәясәтне үзгәртүдә алыштыргысыз зур урын тоткан бу вакыйгалар мәңгегә игътибарсыз була алмый.
Быел 2018 елда 8 сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән „История России” китапларына XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев— Батырша шәхесе дә кертелгән. Китапны Русия Фәннәр Академиясе академигы А. В. Торкунов рәислегендәге фәнни шура әзерләгән. Русия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Мәскәү шәһәренең „Просвещение” нәшриятендә басылган. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары 2018 елдан шушы китаплар белән укыйлар.

Без Батырша хәзрәтнең нәсел дәвамчылары, туганнары бу олы вакыйгага чын күңелебездән Аллаһы Раббыбызга, Русия тарих җәмгыятенә рәхмәтлебез һәм изге догалар кылабыз.

Рәфис МУЛЛАГАТДӘР,
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре