Балтач чаңгычылары җилдәй җитез, кар төшерми чаңгы эзенә

27 Февраль, 2018 - 15:44

28 февральдә Чаңгычы көне билгеләнә. Безнең районда чаңгы спортын үз итүче егет һәм кызлар байтак. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә чаңгы секциясен җитәкләүче Фәнзәт Әхмәтов үз үрнәгендә бу спорт төренә сөю тәрбияли. Чаңгычыларыбыз әледән-әле яулаган уңышлары белән безне сөендерәләр.
Быел Караидел районында узган зона ярышларында безнең райондашларыбыз өченче урын яулады. Узган елда Мишкәдә балтачлылар беренче урын яулаган иде. Яшь чаңгычыларның барысы да диярлек Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары. Февраль аенда Фәнзәт Әхмәтов „Русия чаңгы эзе” массакүләм спорт чарасы оештырды. Ул ярышларга Аскын районының чаңгычылары килде.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гөлшат Шәрипова өметле, тырыш чаңгычыларның берсе, ул узган елда чемпион исемен яулаган. Иске Балтач 1 урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Юлия Имаева, Эдуард Калимуллин, Арсений Давлетшин, Ангелина Гайнетдинова, 7 сыйныфтан Владислав Зинкин, 8 сыйныф укучысы Регина Айметова, абыйлы-энеле Эдуард һәм Вадим Кильбахтиннар, кечерәк төркемнән Тимур Шафиевлар алдынгы чаңгычылар буларак танылу яуладылар. Тренер сүзләре буенча, алар һәммәсе дә тырыш, максатчан кешеләр. Чаңгыда йөрүчеләрнең күбесе Тозлыбин, Югары һәм Түбән Янактай авылларыннан. Дәресләрдән соң җәяү килеп чаңгыда йөрү белән шөгыльләнәләр. Ял, каникул көннәрендә дә алар актив. Тренер сүзләре буенча, чаңгычыларның берсе дә иренеп тора торган кеше түгел. Мәсәлән, Гөлшат Шәрипова узган еллларда 20 километр аралыкны чаңгыда йөререп уза иде дип билгели. Кечерәк чаңгычылар Рита Имаева, Дарина Зинкина, Аделина Шафиева һәм башка спортчылар чаңгычылар рәтенә басалар.
Тренер үзе дә актив тормыш позициясе белән яши. Төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында актив катнаша. Күптән түгел ул Чернушка шәһәрендә узган чаңгы ярышларында икенче урын яулаган. Иске Тимкә авылы егете Вадим Хәмәтханов 18-29 яшьлек чаңгычылар арасында өченче урын алуга ирешкән. Куяды районы Бикбарда авылында үткән чаңгы ярышларында ел саен катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Бу хакта тулырак „Балтач таңнары” гәзитендә укырсыз.