Елның иң яхшы укытучысы ачыкланды

26 Февраль, 2018 - 17:00

„Көньяк” микрорайонында урнашкан мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хәйрисламова „Иң иҗади укытучы” номинациясендә билгеләнде.
Штәнде урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Нуртдинова— „Йөрәгемне балаларга бирәм”, Шәвъяды мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Шайнурова „Һөнәренә тугрылык өчен” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең география укутучысы Ирина Борхановага „Иң яшь укытучы” номинациясе тапшырылды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Ихсанова, Түбән Сикияз урта мәктәбенең география укытучысы Елена Закирова һөнәри бәйгенең лауреатлары булды.
Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Ленария Кәшфуллина — „Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Гөлназ Фазлыева — „Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, шул ук белем учагыннан Зифа Разетдинова „Башкорт теле һәм әдәбияты” район конкурсы җиңүчеләре буларак танылу алдылар. Бәйгенең абсолют җиңүчесе — Ирина Мөхәмәдиева. Ирина Хәлит кызы Көмьязы авылының башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирә.
Бу хакта тулырак "Балтач таңнары" гәзите битләрендә укырсыз.