Урта Елга халкы эшли дә, ял итә дә белә

21 Февраль, 2018 - 11:38

Шушы көннәрдә Урта Елга авылында авыл халкы һәм килгән кунаклар арасында футбол уены оештырылды. Туганнар, дуслар, күршеләр бер мәйданда футбол уйнап, күңел ачты. Кем җиңүче булганы алар өчен мөһим түгел. Иң кыйммәте— аралашу. Тирә-якта көярмәннәр. Саф һава астында самовар кайнатып, гөрләшеп чәй эчүләре генә ни тора. Кечкенә авылларда кешеләр болай да бер-берсенә якын. Ә мондый чаралар араларны тагын да якынайта.
Урта елгалылар үрнәген башка авыллар халкы да киләчәктә үз итәр. Физик сәламәтлек, рухи азык буларак мондый чаралар алыштыргысыз.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.