21 Февраль, 2018 - 09:14

Хәзер гипоаллерген косметика турында күп сөйлиләр. Гомумән, косметиканы ничек дөрес сайларга? Бүген бу хакта сөйләшәбез.
Гипоаллерген косметика — буяулар, биологик актив матдәләр, консервантлар ћәм башка аллергия китереп чыгара торган матдәләр бик аз күләмдә кушып эшләнгән косметика төре. Дөрес, аннан да аллергия булырга мөмкин.

Әмма мондый косметиканы кулланганда аллергия башлану ихтималы гадәти косметикадан караганда кимрәк. Әгәр хатын-кыз аллергик астмадан, дерматиттан, бронихиаль астмадан интексә , аңа косметиканы аеруча җентекләп сайларга кирәк. Косметика сатып алганчы ук үзегездә тикшертеп карагыз. Парфюмерия ћәм косметика кибетләренең күпчелегендә моны эшләргә мөмкинлек бар.
Косметика сатып алу белән бәйле берничә киңәш:
• Косметик әйберләрне күпләп сатып алмагыз.
• Сак булыгыз! Сабын, шампунь, декоратив косметика бергә кушылганда аллергеннар, тирене бозучы матдәләр барлыкка килергә мөмкин.
• Арзан хакка саталар дип озак сакланган косметикага кызыкмагыз. Чөнки аларда консервантлар күп туплана ћәм бу аллергия куркынычын арттыра.