Яңа Балтач кызы Розана Кашапова — Русия чемпионы

21 Февраль, 2018 - 09:00

Балтач спортчылары Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә оештырылган гер спорты чемпионатында катнашты. Дәрәҗәле бәйгедә райондашыбыз Розана Фиргать кызы чемпион исеменә лаек булды.
Русия Чемпионатында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10 „б” сыйныф укучысы Розана Кашапова 63 килограмм авырлык категориясендә 16 килограммлык герне 10 минут эчендә 163 тапкыр чөеп күтәрде. Озын циклда 16шар килограммлы герләрне 10 минут эчендә 22 тапкыр күтәрүгә иреште. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында укырсыз.