Танылган кубызчы Иске Балтачта мәктәп укучылары белән очрашты

20 Февраль, 2018 - 10:55

Дөнья күләмендә танылу алган виртуоз-кубызчы, педагог, БР атказанган мәданият хезмәткәре, Хөсәин Әхмәтов исемендәге дәүләт филармониясенең солист-кубызчысы Миндигафур Зайнетдинов Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучылар, укучылары белән очрашты. Ике көн дәвамында -17,18 февральдә ул балаларны курайда уйнау серләренә өйрәтте.