Сәйтәклеләр нәсел тамырларын барлады

19 Февраль, 2018 - 14:44

Районда июнь азагында республика Шәҗәрә бәйрәме үтәчәк. Бу зур чарага әзерлек башланды. Билгеләнгән график буенча һәр авыл биләмәсендә Шәҗәрә бәйрәмнәре булачак. Узган шимбәдә нәсел тамырларын барлау эстафетасы Сәйтәк һәм Тучыбай авыл биләмәләреннән старт алды.

Сәйтәк авылына 1636 елда Сәйтүк исемле кеше нигез салган дигән мәгълүмат бар. Авылда элегрәк узган бәйрәмнәрнең берсендә борынгы ата-бабаларыбызның нәселен дәвам итеп, яңа гаиләләр корып яшәгән Гаяновлар шәҗәрәсе белән танышкан идек. Нәсел җепләрен белү — шәҗәрә төзү татар-башкорт халкына гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә хас күренеш. Сәйтәк авыл биләмәсенә караган Иске Ямурза һәм Дүртекәй авылларында яшәүче марилар үз шәҗәрәләрен яхшы белә. Узган бәйрәмдә Иске Дүртекәй авылыннан Зайнуллиннар гаиләсе үзләренең нәсел агачы белән таныштырган иде. Гомумән, Сәйтәк авыл биләмәсендә абруй яулаган, игелекле балалар үстергән күркәм гаиләләр күп. Шәҗәрә бәйрәмендә алып баручылар алты ул үстереп тормышка аяк бастырган Мөбәрәковлар, ялгызы дүрт улын тәрбияләгән Кифая Сафина, өчәр малайга гомер һәм тәрбия биргән Кәрәмовлар, Мусиннар, Камилҗановлар, Аксановлар, Муллахмәтовларның исемнәрен зур хөрмәт белән атап үтте.

Әлеге бәйрәмдә Сәйтәк авылының өч күркәм гаиләсе үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды. Хәмәтнуровлар гаиләсе исеменнән Наилә Хәмәтнурова һәм Рәфит Харисовлар чыгыш ясады. Гыйләҗевлар нәселе тамырлары, аның бүгенгесе турында Рузилә Сафина (Гыйләҗева) сөйләде. Тәгърифуллиннарның шәҗәрәсе белән Галия Сафина таныштырганда сәхнәгә абруйлы нәсел вәкилләре Динара, Ильяс Тәгърифуллиннар һәм аларның кызы Алсу да чыкты. Барлык чыгышлар да тамашачылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.

Бу аңлашыла да, чөнки авылдагы нәселләр бер-берсе белән бәйле, аларның һәр вәкиле халыкка таныш, кадерле.
Динар Мозафаров, Айгөл Габдрахманова, Гали Муллахмәтов, Гөлфизә Саяпова, Эльза Хәмәтнуроваларның моңлы җырлары, Ильнара Шәйнурова җитәкчелегендә бию ансамбле, Анастасия Валиуллина башкаруында дәртле биюләр чарага ямь өстәде. Шәҗәрә бәйрәмендә катнашучыларны Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина сәламләде. Бәйрәмне әзерләп үткәрүгә Роза Мозафарова һәм Әнисә Тәкыевалар зур көч салды.
Алсу ӘХМӘТСАФИЕВА.