Туйсыбайдан алып бүгенгегә кадәр

19 Февраль, 2018 - 12:02

Тучыбай авыл биләмәсе җиләкле таулары белән дан тота. Гасырлар элек шушы тау итәген үз итеп яши башлаган Айтуганның кызлары күп булган. Ул аларны бер-бер артлы туйлап кияүгә биргән. Шулай итеп, үзенең исеме дә тарихыбызга Туйсыбай дип кереп калган.

10нчы февральдә үткән шәҗәрә бәйрәмендә Гөлфирә Сафина Тучыбай авылына нигез салучы Туйсыбай бабай шәҗәрәсе белән таныштырды. Гөлфирә Сафинаның нәселе ат чаналары эшләүчеләр, чабата үрүчеләр белән элек-электән тирә-якта билгеле булган. Аның бүгенге вәкилләре дә кул эшләренә оста.

Оста куллы кешеләре белән хөрмәтле тагын бер нәсел шәҗәрәсе бәйрәм түреннән лаеклы урын алды. Түбән Кансөярдән Раушания Солтанова балта осталары, аларның файдалы эшләре белән халык арасында ихтирамлы ата-бабалары белән таныштырды.
Авыл халкы оста куллы кешеләрне онытмый. Бүген үзләре арабызда булмаган кәсепчеләрнең даннары, матур эшләре туган җирендә яши. Чарада Әгъләм бабай Садртдиновның кул эшләреннән күргәзмә оештырып, аның исемен мактау сүзләре белән искә алдык.

Авылларыбызның яме — талантлы кешеләребез. Моңлы һәвәскәрләребез Альбина Саяпова, Ралина Гәрәева, Нэля Гыймаеваларның җырлары, Эльмира Гафурова җитәкчелегендә балалар бию ансамбленең, Ильнара Гафурова, Нияз Шәяхмәтовларның биюләре, шулай ук мәктәп укучылары башкаруында җыр, үзебезнең җирлектә яшәп иҗат итүче Миләүшә Касыймованың туган ягыбызга багышланган шигыре кичәбезне бизәде. Сценарийны эчтәлекле итеп әзерләүгә Гөлфирә Сафина зур көч салды. Тучыбай авылы оешуга багышланган сәхнә күренешендә талантлы һәвәскәрләребез бердәм катнашты.
Миләүшә ФӘРХЕТДИНОВА,
мәдәни оештыручы.