Десантчы Илназ

19 Февраль, 2018 - 11:02

Илназ Тәкыйуллин — Югары Карыш авылы егете. Данлы Батырша яшәгән урамда туып-үскән, канат ныгыткан ул. Сөлек кебек буй-сыны, диләр Илназ кебек егетләр турында. Югары Карыш урта мәктәбендә укыганда төрле спорт ярышларында катнашып, волейболчылар командасы составында җиңүләр яулап, беләк көчен ныгытып, чыныгып үскән егетнең РФ Кораллы көчләре сафларында десантчы булып хезмәт итүенә һич тә гаҗәпләнәсе түгел. Ул үзен бу гаскәрләрдә хезмәт итәргә кече яшьтән әзерләгән!

Авылның абруйлы нәселе вәкилләре, үрнәкле гаиләләренең берсе — Гөлшат һәм Илфат Тәкыйуллиннар, аларның кызы Алсу Илназны армиягә 2016 елның көзендә озаткан. Илназ Новосибирск шәһәрендә „учебкада” булганнан соң хезмәтен Мәскәү янындагы частьләрнең берсендә — Югары разведка идарәлеге җитәкчелегендәге махсус билгеләнештәге отрядта үтә. Аңа төрле хәрби заданиеләр үтәргә, катлаулы өйрәнү чараларында катнашырга, парашют белән сикерергә туры килә. Һәр сынауны чын ир-егетләрчә кыюлык һәм тәвәккәллек белән үтә Илназ.

Илебез алдында изге бурычын намус белән үтәп, узган көздә туган ягына кайткан егет бүгенге көндә Нефтекама машина төзү колледжында укуын дәвам итә.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.