Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк

16 Февраль, 2018 - 11:22

Ислам дине буенча, һәр кеше 7 буынга кадәр ( һәм аннан да күбрәк) әтисе, әнисе ягыннан булган әби-бабаларының исемнәрен белеп, дога кылырга тиеш. Нәсел агачыңны белү, эзләү, төзү — барыбызның да изге бурычы. Илен белмәгән— игелексез, нәселен белмәгән— нәселсез дип халык юкка гына әйтмәгән.
Нәсел-ыруг тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш.
Тамырлары нык булган агач кына мул җимеш, бирә дигән гыйбарә бар. Безнең шәҗәрә агачыбыз да киң тармаклы. Мин , Фәния Иляз кызы, Гыйләҗетдин бабамның 5нче буын баласы. Нәселебезнең тамырында торучы Гыйләҗетдин бабабыз Богдан авылында, гади крестьян гаиләсендә, 1884нче елда дөньяга килгән. Карт бабамның (зур әтиемнең зур әтисе) фамилиясен бүгенге көндә 141 кеше зур горурлык хисе белән йөртә. Гыйләҗетдин бабам тормыш иптәше Фатыйма ( 1887 елгы) белән өч бала: ике ул һәм 1 кыз үстергәннәр. Ихсан (1905 елгы), Галимә (1907 елгы), Гаптерәхип ( 1909 елгы).
Уллары Ихсан, кызлары Галимә Богдан авылында төпләнгәннәр.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, Ихсан Әминә исемле кыз белән гаилә кора. Биш балага гомер бүләк итәләр алар. Әминә бар эшкә дә оста була. Аларның биш баласы туа. Тәүзих ( 1927 елгы), Тәрҗемә (1931 елгы), Әгъзам (1939 елгы) Сания (1937 елгы) Әгъләм (1939 елгы).
Бөек Ватан сугышы башлангач Ихсан 5 баласын калдырып яуга кузгала. Нибары бер генә хаты килә аның туган якларына. Ул сугышта хәбәрсез югала. Әтиләре фронтка киткәндә, Тәүзихка 13 яшь тә тулмаган була. Әминәгә биш баланы туендырырга, киендерергә күмпе сабырлык, түземлек кирәк булган. Илдә ачлык, ялангачлык. Тылдагы хатын-кызның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыклардан һич кенә ким булмый. Өлкәне Тәүзих энеләрен һәм сеңелләрен карап үстерешә. Ул әнисенең төп ярдәмчесе, таянычы була.
Өч сыйныф белем алганнан соң, аңа бик иртә „нужа камытын кияргә” туры килә. Ат караучы булып эшли башлый. Ат арбасына флягалар белән район үзәгенә сөт ташый. Үсеп буй җиткәч туган ил алдындагы изге бурычын үтәп кайта. Бәхет эзләп чит якларга китми. Туган якның тарту көче аны Богданга кайтара. Ул җиң сызганып, колхозда хезмәт юлын дәвам итә.
Зур әтиебез Тәүзих 1957нче елда Чишмә авылы кызы Нәкыягә өйләнә. Зур әниебез Нәкыянең язмышы җиңелдән булмый. Сеңелесе Рафигага 1 яшь, аңа 3 яшь булганда әнисе авыр чирдән вафат була. Үги әнисе Бибихөснә үстерә аларны. Әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Сеңелесе Рафига да чирләп якты дөньядан китә. Җиде сыйныф белем алырга насыйп була. Тамак ялына өйдән — өйгә бала карап, өй эшләрендә булышып 9 ел йөрергә туры килә.
1953 елда Свердловск якларына торф чыгарырга юллана. Өч ел эшләп, өс-башын юнәйтеп, туган авылы Чишмәгә кайта. Кызганычка каршы, кайтуына туган йортының ишекләре бикле була. Аны Түбән Карыштагы туганары Мәүләви абыйсы, Җәннәтеләсма апасы үзләренә, бишенче бала итеп гаиләгә кабул итәләр. Кияүгә дә шушы йорттан зурлап озаталар.
Уңса Ходайдан, уңмаса кодадан, диләр. Аларны оста димче таныштыра. 1957нче елның 9нчы февралендә яшьләр кавышалар. Замана авыр дип тормыйлар, туган-тумача, күрше-тирәне җыеп, никах укытып, туй үткәрәләр. Зур әни һәм зур әти колхозда эшлиләр. Тырыш хезмәтләре белән яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Рәсемнәре Почёт тактасыннан, исемнәре гәзит битләреннән төшми. Бихисап медаль һәм орденнарга лаек кешеләр алар. Зур әниемә 1978 елда „Герой ана” һәм алтын медаль бирелә.
Зур әнием каенанасы Әминә әби белән 40 ел тату гомер кичерәләр. „Без эштә чакта өебезнең йозагы булды, балаларны тәрбияләргә ярдәмләште,”— дип хөрмәтләп искә ала аны зур әни. Еллар агымсудай ага. Зур әти белән зур әнинең мәхәббәт җимешләре булып дөньяга 10 бала туа. Алар һәммәсе дә тормышта үз урынын тапкан кешеләр. Балаларын аякка бастыру өчен күпме тырышлык, сабырлык таләп ителә.
Минем әтием белән әнием 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике ул һәм ике кыз. Илсур абыебыз гаиләле, Күмертау шәһәрендә яши. Шәҗәрәбезнең бер тармагын арттырып уллары Ислам үсеп килә. Илшат абый себер тарафларында эшли. Гүзәлия апам Уфа шәһәрендә архитектура көллияте талибәсе. Минем әтием, әнием дә ишле гаиләдә, тырыш хезмәттә үскән кешеләр. Безне дә эшсөяр, тату булырга өйрәтәләр. Нәселебездә үрнәк алырдай кешеләр күп безнең. Зур әнием Нәкыя, зур әтиебех Тәүзих тормыш авырлыкларына бирешми, 10 баланы тәрбияләп үстерүләре белән үк мактауга лаек.