Яугир-интернационалистларны искә алып

14 Февраль, 2018 - 10:45

Иртәгә, 15 февраль көнне, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 29 ел тула. Бу уңайдан Иске Балтач авылының үзәк мәйданында зур чара оештыру күзаллана.Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган яугир-интернационалистлар һәм локаль сугашларда башларын салган яугирләр һәйкәленә венок салу һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла. Әфганстан җирендә хәрби буручларын үтәгән яугирләрнең килүе сорала. Сорауларыгыз булган очракта Айдар Бакиров белән элемтәгә керә аласыз. Телефон номеры: 8-927-965-0525.
Исегезгә төшереп үтәбез, безнең районнан Әфганстанда сөлектәй 6 егет һәлак булган иде.