Хатын-кызны нәрсә мәхәббәтле итә?

14 Февраль, 2018 - 10:09

Хатын-кызның иң төп коралы — ул аның мәхәббәтлелеге. Әмма бу корал төре белән дә сак эш итәргә кирәк. Күп кенә гүзәл затлар күзаллавынча, матурлыкны чагу төсләрдәге макияж, кыска күлмәк, декольте бирә. Ә ирләр бөтенләй башкача саный икән. Еш кына алар мондый кыяфәтне вульгарлык дип кабул итәләр. Ирләр өчен мәхәббәтлелек нәрсәдә икән?

Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк. Иң гади күлмәктә дә син ир-ат өчен мәхәббәтле була аласың. Ирләр хатын-кыз образын хыялда ясап ярата. Барлык җирләрен ачык йөрткән хатын-кызга ул азрак игътибар итәчәк. Итсә дә озак вакытка түгел. Хатын-кызның ачык аркасы ћәм иңбашлары иң кызыктыргыч тән өлешләре булып санала. Әмма күпләр күреп сокланып торганга ир-ат кызыкса да, матурлык аның өчен булганны гына ярата. Тәнегезнең аз гына өлешләре күренеп торсын. Тәрбияле куллар ир-атны нык тәэсирләндерә. Әмма артык күп беләзек-йөзекләр кияргә ярамый. Бу бик тә вульгар күренә. Гадәттә, бер юка беләзек ћәм берничә йөзек җитә. Образны төгәлләү өчен озын үкчәле аяк киеме кирәк.

Шулай итеп, сез беренче өч төймәсе чишелгән блузкада. Маникюрлы кулларда берничә җыйнак кына йөзек ялтырый. Озын үкчә кидегез ћәм, мәхәббәтлелегезгә инанып, урамга чыгасыз. Әмма ирләр нигәдер сезнең белән танышырга ашыкмый. Эш нидә соң?

Моның сәбәбе шунда ки, гардероб ничек кенә дөрес сайланган булмасын, үз-үзеңне тота белмәсәң, бернинди мәхәббәтлелек турында фикер йөртү мөмкин түгел. Мәххәбәтле булу өчен нишләргә кирәк?

Иң беренчедән, дөрес йөрергә. 80 процент ир заты яныннан купшы атлап үткән гүзәлкәйләрне күз белән озатып калуын ачыктан-ачык әйтә.

Икенчедән, кызыктыргыч итеп утырырга. Ирләрнең 50 проценты аягын аякка куеп утырган хатын-кызга игътибар итә.
Өченчедән, яңгырашлы итеп көләргә . 90 процент көчле затларда яңгырашлы итеп көлгән хатын-кыз белән танышу ћәм мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге туа.

Гашыйклар көнендә сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бу көнне генә түгел, гомумән, елның ћәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен. Сез дә мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз, хәстәрлегегез белән аны бәхетле итегез.