Мәхәббәтегез йөрәктән һәм акылдан чыгып, гомерлеккә булсын!

14 Февраль, 2018 - 09:55

Чын мәхәббәт дөньяда булган изге хисләрнең берсе. Яшьләребез, аны татарчалаштырып Изге Вәли көне дип тә йөртә. Дөньяда бу бәйрәмне билгеләп үтүне тыйган бердәнбер ил — Согуд Гәрабстаны. Монда бу законны бозсаң зур штраф каралган. Җир йөзендә мәхәббәт утында янучылар күп. Аны мәҗбүриләп буйсындырып булмый. Ул бары йөрәктән килә. Ћәр йөрәк аны үзенчә аңлый, кабул итә. Бу кешенең рухи дөньясына бәйле.
Борын заманнардан акыл ияләре— философлар, язучылар, шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ватканнар. Мәхәббәт — ул авыру , аннан вакыт кына дәва була ала, диләр аның утыннан „пешкәннәр”. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының авырулар реестырына мәхәббәт чыннан да F 63.9 шифры белән психик тайпылышлы авыру буларак теркәлгән, чөнки аның кеше организмына тәэсирендә авыру билгеләре бар дип исбатланган. Хәер, аңа кем карап торсын. Мәхәббәт башны әйләндерерлек хисләрнең берсе булган ћәм булачак.Гашыйк булу гына аз, бу хисне озак вакыт саклау серләре дә күп. Икеңнең дә бер-береңә карата игътибарлы, ихтирамлы булуы мөћим.