Пыяла шешәләрдән ... мунча

13 Февраль, 2018 - 11:32

Хәзер нинди генә төзелеш материаллары юк. Өйләрне дә нинди генә төр кирпечтән, блоктан салмыйлар. Түбән Сикияз авылында шешәдән эшләнелгән янкорма күпләрдә кызыксыну уята иде. Дүртөйле районында шешәдән мунча төзегәннәр. Бу бер яктан калдыкларны урынлы файдалану булса, икенчедән акчага да экономия. Йорт хуҗалары әйтүенчә, мунча салуга 5-6 ел үткән, җылы да яхшы саклана. Бәлки, безнең районда да шешәләрдән мунча салучы табылыр.