Юрганның җылы булуы белән генә түгел

12 Февраль, 2018 - 16:51

Замана үзгәргән саен, безнең кулланышка төрле юрганнар керә башлады. Хәзер аның ниндиләре генә юк. Юрган сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Аллергия белән газапланучыларга бигрәк тә.
Юрган бер, берьярым яки ике кешелек була. Синтетик юрганнар башкаларына караганда җиңелрәк. Алар аллергия китереп чыгармый. Өстәвенә аны кер юу машинасында юарга да мөмкин. Кош-корт мамыгыннан сырылган юрган бик җылы, йомшак, җиңел. Әмма мамык үзенә бик тиз дым „суыра”. Мамык юрган исә бик җылы, ләкин төрле исләрне үзенә сеңдерүчән. Йон юрган җылы ћәм шул ук вакытта „ћава сулый”. Ләкин аңа көя күбәләге ияләшүчән.