Балтач мәктәбе укучылары чаңгыда ГТО нормаларын тапшыра

9 Февраль, 2018 - 15:06

Укучылар ГТО нормаларын тапшырырга күмәк килде. ГТО буенча администратор Оксана Йосыпова әйтүенчә, бу яшь категориясендәге укучылар аеруча актив. ГТОның өченче баскычын 11—12 яшьлек балалар тапшырды. Чаңгы трассасына 42 ир бала һәм 18 кыз бала чыкты. Дүртенче баскычка 13—15 яшьлек яшүсмерләр карый. Аларның санына килгәндә, 35 ир һәм 24 кыз бала үзләрен чаңгыда йөрүдә сынап карады.
ГТОның бишенче баскычына кабаттат тапшырырга 5 кеше килде. Өченче һәм дүртенче баскычыны тапшырган кызлар — ике, ир балалар 3 километр аралыкны чаңгыда йөрүдә узышты.
Бәйгенең нәтиҗәләре белән гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә якыннан таныша аласыз.