Билбау белән көрәштә дә балтачлылар сынатмый

9 Февраль, 2018 - 14:41

Тәтешле районында билбау ярдәмендә көрәш буенча республика турниры үтте. Турнирда республиканың төрле районнарыннан 18 команда, барлыгы 200гә якын спортчы катнашты. Балтач районыннан исә 13 егет һәм 2 кыз бала әлеге ярышта көч сынашты.

Билбау ярдәмендә көрәш милли көрәштән үзенчәлекле яклары белән аерыла. Бу спорт төрендә самбо алымнары кулланыла, тизлек зур роль уйный. Безнең районда кызлар арасында бу спорт төре популярлаша. Ата-аналар балаларын төрле четерекле хәлләрдә үзләрен яклый алсыннар дип секциягә китерә.2002—2006нчы елда туган 15 спортчы төрле авырлык категориясендә үзен сынап, яхшы күрсәткечләргә иреште.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Владимир Егоров 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынга лаек дип табылды. Шул ук белем учагыннан 6 сыйныф укучысы Алмаз Галлямшин 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды. Ранис Мирһаҗев та 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынга чыкты. Кызларыбыз да үзләрен күрсәтергә өлгерде, 6 сыйныф укучысы Алина Якупова 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Раиль Хәмәтов 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә, Алмаз Закиров 77 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урыннарга чыктылар.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алина Фатыйхова „Җиңүгә омтылыш” номинациясендә, шул ук мәктәптәннән Нияз Шайдуллов һәм Рөстәм Җиһаншиннар „Иң җитезләр” дигән номинациядә билгеләнделәр.
Җиңүчеләр Тәтешле районы Хакимияте башлыгының махсус призларына, Мактау грамоталарына һәм акчалата призларга ия булдылар.
Ирек КАМАЛОВ,
көрәш буенча теренер.