9 Февраль, 2018 - 11:02

Бизнесмен белән хәерчене, Голливуд йолдызы белән гади йорт хуҗабикәсен, студент белән күренекле сәясмәнне нәрсә берләштерергә мөмкин? Әлбәттә, джинсы. Бүгенге көндә ул яшькә, социаль статуска карамый бар кешеләрне берләштерүче кием булып тора.
Джинсы бер гасырдан артык тарихы бар. Ул 1853 елдан башлана. Алтын приискаларында эшләүчеләрнең чалбар кесәләре чыдамаган, тиз тишелеп чыга торган булган. Аларга алтын йөртер өчен ныклы чүпрәктән тегелгән, бу кыйммәтле металлның бер бөртеге төшеп калмасын өчен чалбар кирәклеген ишеткәч, 24 яшьлек Леви Страус эшкә тотынган. Индиго (карасу-күк) төстәге калын киндер тукымадан чалбар теккән ул. Ә кесәләрен тагын да ныклырак итәр өчен бакыр белән чүкеп беркеткән.

Мондый тукыманы Франциянең Ним шәһәрендә чыгарганнар. Генуя диңгезчеләре шушыннан тегелгән кием кигәнгә аларны” jean” дип йөрткәннәр. Джинсы сүзе дә шуннан килеп чыккан. Алтын эзләүчеләрдән тыш, Америкадагы ковбойларга да джинсы чалбар ошаган. Ул ковбойлар арасында тагын да таралып киткән. 1830-1840нчы елларда алар Американың символына әйләнгән.
Европага мондый чалбарлар икенче Бөтендөнья сугышы вакытында кергән, Америка солдатлары нәкъ менә джинсыдан киенгән булган. 1850 елда Америкада мондый чалбарлар эшчеләр арасында гына түгел, яшьләр арасында да таралган.

Элвис Пресли, Мерлин Монро кебек күренекле кешеләр джинсы киеп сәхнәгә чыкканнар.

Бүген джинсы киемнәр кыйммәтле булып саналмый. Киресенчә, Кытайдан кертелгән арзанлы джинсыларны иң аз акчалылар да алала. Хәзерге вакытта бу тукымадан сумка, аяк киеме, мебель тышлыклары тегү киң таралды.