Балтачта Кошлар хакында хәстәрлек күрәләр

8 Февраль, 2018 - 16:27

Кайбер кошлар үзләренең матур тавышлары белән сайрап, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәләр. Бигрәк тә иртәнге якта сандугачларның таллыкта сайраулары үзе бер концерт. Озакламый кыш та үтеп китә. Яз билгесен алып килүче кошлар кайтырга күп вакыт калмады. Башта безнең якларга кара каргалар кайта. Алар Иске Янбайга март башларында, ә сыерчыклар нишләптер соңлап, апрель аеның башларында кайтучан. Алар кайткач, оя эзләп, очып йөрүләрен күзәтсәң, аларны җәлләп тә куясың.
Сыерчыкларны умарта эшләп каршы алу борынгы заманнан килә. Без заманында, авылда мәктәп бар вакытта, умарталарны күпләп ясый торган идек. Аларны мәктәпнең агачлар үскән урынына, урнаштыра идек. ” Кошлар көне”н зур бәйрәм рухында үткәрү аңыбызга сеңгән.
Сыерчык умарталары төрле формада булырга мөмкин. Ул төзелеш материалларына бәйле. Эчен куыш агачтан да кисеп эшләргә була.
Умартаның кош кереп чыгу тишегенең тышкы һәм эчке якларын бик аз гына зурайтып шомартырга кирәк. Бу кош кереп –чыгып йөргәндә җәрәхәтләнмәсен өчен эшләнелә. Тишек алдына кош басу өчен баскыч эшләргә кирәкми. Баскычы булса чәүкәләр шуңа басып кош баласына һөҗүм итәләр. Умартаны һәр елны түбәсен ачып тазарталар. Түбә тактасы умарта размерыннын киңрәк булса яхшырак, умарта эченә су керми. Умарта такталарының эчке якларын шомартырга кирәкми. Бу сыерчыкка эчтән тышка чыкканда уңайсызлыклар тудыра.
Рәлиф ШАКИРҖАНОВ,
авыл хәбәрчесе.