Балтачта Башккортстанның энҗеләрен барладылар

8 Февраль, 2018 - 11:08

Районда мәктәп укучылары арасында театр-фольклор төркемнәренең Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилеена багышланган „Башкортстан энҗеләре” республика бәйге-фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды
Алтынчы февраль көнне Иске Балтач 1нче урта, Ялангач гомуми мәктәпләре укучылары чыгышы тамаша кылынды.
Чыгышларны карап анализлаганнан соң жюри җиңүчеләрне игълан итте. Иванай урта мәктәбе укучыларының эше — өченче, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе һәм балалар иҗаты үзәге түгәрәгендә шөгыльләнүче үсмерләр чыгышы — икенче, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары беренче урынны яулады.
Җиңүче команда 26нчы февраль көнне „Башкортстан энҗеләре” республика бәйгесенең Мишкә районында үтәчәк зона ярышларында катнашачак. Уңышлар телик үзләренә.
Туган төбәгебезнең энҗеләрен барлаган башка коллективлар чарада актив катнашканнары өчен район мәгариф бүлегенең һәм балалар иҗаты үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.