Республика конкурсы Балтач журналистына җиңү китерде

8 Февраль, 2018 - 10:07

„Балтач таңнары” гәзите корреспонденты Аида Хәйртдинова „Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе үткәргән республика конкурсында катнашып, „Башкортстанда „Бердәм Русия” сәяси партиясе эшчәнлеген милли телдә иң яхшы яктыртканы” өчен II дәрәҗә Диплом, истәлекле бүләк, махсус сертификатка ия булды. 7 февраль көнне Уфада төбәк бүлекчәсе офисында бүләкләрне тантаналы шартларда төбәк бүләкчәсе секретаре Константин Толкачев тапшырды.
Аида Рәдиф кызы 2017 ел дәвамында Дәүләт Думасы, районда „Реаль эшләр” проектын тормышка ашыру, яшьләрне сәясәткә җәлеп итү, партия лидерлары эшчәнлеге турындагы мәкаләләлр циклы өчен җиңүчеләр рәтенә кертелде. Конкурста республиканың радио һәм телевидение, электрон басмалар, республика басмалары, шәһәр һәм район гәзитләре хезмәткәрләре катнашты. Кырыктан артык эш каралып, иң яхшылар аерым билгеләнде.