Рухлары ныклы, куллар көчле булсын!

7 Февраль, 2018 - 15:50

Гер күтәрү буенча теренер Ильяс Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә ике райондашыбыз Ленар Мәрванов һәм Розанна Кашапова Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәренә юлланды. Алар 5 февраль көнне юлга чыкканнар иде. Бүген алар анда барып урнашты гына.

Иртәгә, 8 феврал көнне, ярышлар башлана. Русия Федерациясенең 40 субъектыннан 500 артык спортчының катнашуы көтелә. Башкортстан җыелма командасы составында чыгыш ясаучы спортчы райондашларыбызга өмет зур. Аларга уңышлар юлдаш булсын!