Балтачлы, Радим Галиуллин— Русия чемпионы

7 Февраль, 2018 - 11:41

Гыйнвар ахырында Екатеринбург шәһәрендә Русия беренчелегенә армрестлинг ярышлары үтте. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә 6 спортчы кул көрәштерүдә үзләрен сынады. Райондашыбыз Радим Галиуллин үз авырлык категориясендә беренче урын алуга иреште.

Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбенең 9 „б” сыйныф укучысы Радим Галиуллин Идел буе федераль округында призлы урыннар алуга ирешкән райондашларыбыз Динар Хиҗәпов, Эльвина Зиннурова, Тимур Әхмәдуллин, Алмаз Якупов, Илнур Сафетдиновлар белән бергә чыгыш ясаган. Баксаң, Радимның бу спорт төре белән шөгыльләнә башлавына озак вакыт узмаган.

Сыйныфташлары Айназ Әүхәтов, Радим Сәитгалиевлар үрнәгендә ул да армрестлинг секциясенә узган елда гына килгән. Башлангыч сыйныфларда укыган чагында бию түгәрәгендә йөргән. Монысы инде әниемнең теләге иде дип елмая ул. Бер ел дәвамында дзюдо секциясендә шөгыльләнеп караган. Кул көрәштерүгә килгәндә, секциягә зур теләк белән йөргәнен билгеләде ул. Физик яктан чыныгу гына түгел төрле шәһәрләргә бару мөмкинлеге белән дә кызыксындыра аны.

Бер ел эчендә генә Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа шәһәрләрендә булган, үзе сыман ук спортчылар белән аралашкан. Радимның исәбе — киләчәктә бу спорт төре белән җитдирәк шөгыльләнү. Ни дисәң дә, егет кешенең сыйныфташлары арасында да абруе үскән. Җиңү белән әти-әнием, якыннарымнан кала, бергә укыган танышларым, сыйныфташларым котлады дип билгели ул.
Радим Мәсхут улы 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын яулады. Бу категориядә Русия буенча 9 спортчы көч сынашкан.

—Кул көрәштерү буенча атнасына 3-4 тапкыр шөгыльләнәбез. Радим тыныч, сабыр холыклы укучы. Түгәрәккә вакытында йөри, дәресләрне калдырмый. Кушылган барлык йөкләмәләрне башкара. Спорт тырышларга уңыш китерә. Радим да үз тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә мондый үрләр яулады, —ди тренеры Айваз Сафетдинов.

Русия беренчелегенә армрестлинг ярышларыннан балтачлылар матур күрсәткечләр белән кайтты. Тимур Әхмәдуллин Русия буенча үз авырлык категориясендә дүртенче урынга чыкты. Эльвина Зиннурова— алтынчы, Динар Хиҗәпов— тугызынчы, Алмаз Якупов унынчы урыннарны бүлештеләр.

Бу юлы җиңү —Радимда. Чемпионны җиңүе белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Яулыйсы үрләре алда көтеп торсын аны. Спорт сөюче райондашларыбыз да күбрәк булсын.
Рифина НИГАМӘЕВА.