Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк

6 Февраль, 2018 - 09:44

Кышкы каникулда укучылар үзләренең күңеленә хуш килгән темаларны сайлап эзләнү эше язалар. Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәния Гыйләҗева ата-бабаларының тарихын өйрәнү белән мәшгуль булган.

Фәниянең бу теманы сайлавы очраклы түгел. Узган елның сентябрендә Богдан авылында үткән „Шәҗәрә” бәйрәме моңа этәргеч биргән. Бу чарага тамырлары Богдан авылы белән бәйле мәскәүле Григорий Гафаров та кайткан. Баксаң, аның зур әтисе, богданлы Гани Гафаров Бөек Ватан сугышы елларында данлыклы 112нче башкорт кавалерия девизиясе эскадрон командиры була.

— Олы яшьтә булуына карамастан, ул зур әтисенең туган авылына кайтты. „Зур әтием йөргән сукмаклардан атлавым, улым Геннадийга аның туган җирләрен күрсәтә алуым белән бәхетлемен”, — диде ул. Кеше кайда гына яшәсә дә, югары дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, иртәме—соңмы, ул ата-баба нигезен, нәселен белергә омтыла. Мин дә укытучым Фәридә Аскарова белән олы яшьтәге якыннарыбыз исән чакта бу эшне башкарып калырга кирәк дигән фикергә килдек. Эзләнү-тикшерү эшен башкарганда иң зур ярдәмчебез Мәүҗидә апа Гыйләҗева булды. Ул үзе туплаган мәгълүматлар белән уртаклашты. Сыйныфташларым Наил Гыйләҗев, Диана Исламова, Ильнара Мөҗиповалар презентацияләр эшләргә ярдәм итте, — ди Фәния Гыйләҗева.

Фәниянең эзләнү эше район күләмендә жюри тарафыннан югары бәһаланып, республика конкурсында да катнашырга лаеклы дип табылган. Үзенең тамырларын—кем нәселеннән, ата-бабаларын белгән кеше беркайчан да диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, беркайчан чит тәэсирләргә бирелмәячәк дигән фикердә ул. Аның эше белән гәзит битләрендә таныша аласыз.