ИСКЕ ЯХШЫЙДА „ИЛНАЗ+” КИБЕТЕ АЧЫЛДЫ

5 Февраль, 2018 - 11:56

„Район үзәгенә такси белән барып, азык-төлек алып, тагын такси яллап кайта идек. Икеләтә кыйммәткә төшә иде товар. Рәхмәт, үзебездә кибет ачтылар!” — дип мактап туймыйлар иске яхшыйлылар эшкуарлар Ира һәм Илүс Әхмәтовларны.

Өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча зур бүләк булган „Илназ+” кибете.

„Бөтен кирәк әйбер бар монда. Булмаса, алып кайталар. Рәхәтләндек кибеткә!” — диләр олылар.

Бу хакта мәкаләне гәзитебезнең алдагы саннарында укыгыз.