„Илһамлы Балтач”ка рәхим итегез!

5 Февраль, 2018 - 11:40

Гыйнвар аеның соңгы көнендә үзәк район китапханәсенең уку залында әдәбият сөючеләр җыелышы булды. Катнашучылар гаилә, ана, бала тәрбияләү темаларына шигырьләр укыдылар, шигырьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Җыелышта „Балтач китапханәсе” сайтында „Илһамлы Балтач” төркемен булдырып, анда район иҗатчыларының шигырьләрен урнаштыру тәкъдиме яңгырады.

Бу тәкъдим хуплап каршы алынды һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан икенче көнне үк тормышка ашырылды.

Хәзер шигърият сөючеләр һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗаты белән „Илһамлы Балтач” төркемендә (http://ok.ru/group/54018709586103) даими танышып бара ала.

Һәвәскәр шагыйрьләрнең җанлы очрашуда яңгыраган иҗат җимешләрен тиздән „Балтач таңнары” битләрендә сезгә дә тәкъдим итәрбез, хөрмәтле гәзит укучылар!