Гаилә белән китап укыйлар

5 Февраль, 2018 - 11:16

Район үзәк китапханәсендә китап сөюче гаиләләр күпләп йөри. Китапларны гаилә белән укыган кешеләрнең күп булуы безнең өчен алар шатлыклы. Актив тормыш позицияле, эрудицияле кешеләр алар, бер-берсенә карата да ихтирамлылар. Рәүзия һәм Рудаль Солтановлар, Таңсылу һәм Гаетхан Хәсәновлар, Асия һәм Фәдис Исламовлар, Раушания һәм Мөккамил Әхмәдуллиннар, Әлфинә Имаева һәм Гатуф Гәрәйшиннар, Зиния Низамова һәм Гомәр Хәйдәршиннар китапларның тугры дуслары булып калалар.
Рәүзия һәм Рудаль Солтановлар икесе дә интеллегент кешеләр. Китапханәне изге урынга тиңлиләр. Укыган китаплары хакында фикер уртаклашу алар өчен хас. Бер-берсенә күңеленә нинди эчтәлектәге, жанрдагы китаплар охшаганлыгын алар күптәннән белә.