Балтачта булачак механизаторлар беренче категорияле мастер кул астында һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә

1 Февраль, 2018 - 16:51

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының производствога өйрәтү мастеры Илдар Меңнеәхмәтов гомере буе тракторда эшләгән. Соңгы 10 елда ул балаларны трактор йөртергә, аны хезмәтләндерергә өйрәтә. Беренче категорияле мастер карамагында бүген 24 студент һөнәр нечкәлекләрен үзләштерә.

Илдар Тимерхан улы чыгышы белән Борай районының Әҗәк авылыннан. Хезмәт юлын туган районында тракторчы буларак башлый. Арытабан озак еллар Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә автогрейдерчы, Камаз водителе сыйфатында көч сала. Биредә аны тырыш, үз эшен намус белән башкарган һөнәрман буларак телгә алалар.

2008нче елдан алып ул балаларга һөнәр нечкәлекләрен укытуга күчә. Читтән торып Аксён авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Бүген ул ике дистәдән артык ир-баланы трактор йөртү серләренә төшендерә. Аның карамагына 5 берәмлек техника беркетелгән. Егетләр атнасына 12шәр сәгать тракторларны сүтү, кору белән шөгыльләнә. Булачак тракторчылар корыч атларның кечкенә деталеннән алып тулы механизмнарына кадәр үзләштерә. Үзең читтән күзәтеп торып кына балаларны трактор йөртергә өйрәтү мөмкин түгеллеген һәркем белә. Илдар Меңнеәхмәтов үзе эшнең уртасында „кайный”. Практик дәресләре укучылар өчен мавыктыргыч, җанлы үтә.

Укучылар арасында һөнәрен зур теләк белән үзләштергәннәре күп. Тозлыбин авылыннан Эдуард Айдимиров, Түбән Сикияздан Ранис Галиханов, Имәннән Радим Фаридонов, Тәтешле районыннан Илсур Ульданов, Тучыбайдан Денис Ягафәров, Чурапаннан Ильвир Хәмитов, Нөркәдән Фидан Хәйруллин, Янтимердән Тимур Алексеевлар тырыш студентлар сафында. Кул көрәштерү буенча Идел буе федераль округында үз авырлык категориясендә җиңүгә ирешкән Көмьязы авылы егете Марсель Якупов та шушы төркемдә белем ала.
Илдар Тимерхан улы тыйнак, сабыр кеше булуын хезмәттәшләре ассызыклый. Аз сүзле, һәрвакыт эш, балалар белән мәшгуль кешене коллективта хөрмәт итәләр. Аның хуҗалык эшләрендә актив, язгы-көзге кыр эшләренең уртасында „кайнаганын” билгелиләр.

Бүгенге көндә колледжта 230 укучы белем ала, узган уку елы белән чагыштырганда балалар саны быел күбрәк. Эшенең бар нечкәлекләренә төшенгән, укучыларын практик һәм теоретик яктан көчле һөнәрманнар итеп әзерләүгә бар булмышын салган Илдар Меңнеәхмәтов кебек остазлар хезмәт салган уку йортына укырга килергә теләк белдерүчеләр саны артуы сөенечле. Тракторны биш бармагы кебек белгән мастер Илдар Тимерхан улы бар булмышын, көчен салып үзенә йөкләтелгәннәрне башкара.
Рифина НИГАМӘЕВА.