Зифа буй-сынлы буласың киләме?

31 Январь, 2018 - 16:41

„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында берничә ел дәвамында эстетик гимнастика буенча түгәрәк эшли. Бүген түгәрәктә өч дистәдән артык кыз бала шөгыльләнә.

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыту чарасы гына түгел, буй-сынны зифа саклау, яхшы кәеф чыганагы икәнлеген яхшы беләбез. Эстетик гимнастика түгәрәгендә шөгыльләнүче кызларга бу чынбарлыкны төшендереп үстерәләр. Тәүге тренерлары Эльза Газизова җитәкчелегендә алар спорт чараларында катнашырга өлгергән дә инде.

Узган елның сентябрь аеннан башлап кызлар белән Наталья Абдуллина шөгыльлынә. Наталья Маратовна атнасына 3 тапкыр Бөре шәһәреннән килеп йөри. Аның карамагында ике төркем. Иң кечеләренә 3 яшь кенә тулган. Озак вакытлы физик күнегүләр кызларда сыгылмалык кебек сыйфатлар тәрбияли. Түгәрәктә шөгыльләнү нәзакәтьлелек, грацияле хәрәкәтләргә юл ача.

Гыйнвар ахырында биредә кызлар өчен мастер-класслар оештырылды. Мәләвездән чакырылган хореограф Мәликә Хәйдәрова һәм Краснодардан художестволы һәм эститкалы гимнастика буенча Русия, Европа, дөнья чемпионатларының күп тапкырлар чемпионкасы Ирина Елашко шөгыльләнде. Өлкән тренер Ирина Владимировна җитәкчелегендә кызлар биш көн дәвамында сәләтләрен тагын да үстерде, камилләштерде.

— Бу спорт төре грация, зифа буй бирүдән тыш, кешене интеллектуаль яктан да үстерә. Гимнасткалар арасында укуда начар өлгәшкәннәр юк дигән факт яши. Безнең кызыбыз икенче ел шөгыльләнә. Үзенә бик ошый, —ди биредә шөгыльнүче Әмира Исламованың әнисе Гөлназ Камил кызы.
Кызлар зур теләк түгәрәккә йөри. Кем белә, бәлки, араларында югары үрләргә ирешүче чемпионкалар да бардыр. Амин, шулай булсын!