ТАБЫШ АЛУ МАКСАТЫНДА ҺӘР ЭШ ҮЗ ВАКЫТЫНДА БАШКАРЫЛА

31 Январь, 2018 - 15:34

Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыятенең өч фермасында барлыгы 1125 баш мал исәпләнсә, шуның яртысы Түбән Сикияз сөтчелек фермасында тупланган. „Җәйге көннәрдә әзерләнгән терлек азыгына көздән Яңавыл шәһәре лабораториясендә тикшерүләр үткәрелде һәм сыйфаты яхшы дип табылды. Азык запасы малларны кышлату чорына җитәрлек. Өч фермада да көндәлек эшләр үз вакытында башкарыла. Эшчеләр табыш алу максатында тырышып хезмәт салалар”, — ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин.

Урындагы хуҗалыкта 1995 елдан башлап эшләүче, Түбән Сикияз фермасында соңгы унике елда мөдир вазифасын башкаручы Илфат Фәметдинов малчылык тармагында көч салган терлекчеләр белән таныштыра.

Аларның күбесе хуҗалыкта күп еллар эшли, тармакны алып бару үзенчәлекләрен „энәсеннән җебенә кадәр” белә. „Яңа туган 94 бозауны Вәзилә Газизова һәм Вадим Шәймөхәмәтовлар карый. Сөт эчереп, җылылык һәм чисталыкны тиешенчә хәстәрләп, яшь терлекләрне бала урынына тәрбиялиләр.
Сөттән аергач бозаулар Зәбир Сәлимгәрәев карамагына күчә.

Ике абзарда 90нан артык башмак асрала. Алар өчен ике терлекче җаваплы. Тиздән яшь малларны орлыкландыру хәстәрен күрәчәкбез. Фермада 300 башка якын сыер бар. Аларны ашату һәм тәрбияләүдә алты терлекче көч сала”, — ди Илфат Фәметдинов.

„Луч” җәмгыятендә гыйнвар аеның 24 көнендә бер сыерга уртача тәүлек савым 10,1 килограмм тәшкил иткән. Хуҗалык буенча әлеге вакытта көненә 2511 килограмм сөт савып сатыла. Түбән Сикияз фермасы хезмәтчәннәре якынча 1300 килограмм сөт савып алалар, шуның 995 килограммын саталар.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Сулдан уңга: Түбән Сикияз сөтчелек фермасы мөдире Илфат Фәметдинов, терлекчеләр Филүс Нәсыйбуллин, Рәфис Сәфиев, Эдуард Хәмәдуллин сыерларны кичке савымга кертү алдыннан.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.