ҺӘР БОЗАУГА АЕРЫМ ИГЪТИБАР БИРӘ

31 Январь, 2018 - 15:27

Ә аның карамагында 45 бозау. Яңа гына „балалыктан” чыкканнар, сөт эчерүдән туктатылганнар.

Түбән Сикияз сөтчелек фермасы терлекчесе Зәбир Сәлимгәрәев өчен бу эштә бер яңалык та юк. „Биш бармагы кебек” яхшы белә ул аны. Һәм җиренә җиткереп башкарырга — гади тел белән әйткәндә, тизрәк үстерергә тырыша.

„Луч” җәмгыятендә терлекләрнең „үзенчәлекле әйләнеше” оештырылган: җәйгелеккә бозаулар Текән авылы болыннарында яшел үлән уртлаячак. Көзгелектә аларны Ташлы Елга фермасы кабул итә. Анда башмакларны кыш чыгаралар. Үскәч инде Түбән Сикияз һәм Тутагач фермаларына „кайтаралар”: кайсын иткә тапшыралар, кайсыларын сыерларны алыштыруга әзерлиләр.

Үзенең сүзләре белән әйткәндә, „тугач та колхоз эшенә башлаган”, бозаулар тәрбияләүдә ун елдан артык тәҗрибәсе булган Зәбир Сәлимгәрәев шушы „әйләнеш”нең иң башында тора. Булачак сыерларның сәламәтлеге дә, иткә симертеләчәк малның көрлеге дә аның тырыш һәм җаваплы хезмәтенә бәйле.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Тәҗрибәле терлекче Зәбир Сәлимгәрәев.
фотосы.