ҖИР ХУҖАСЫ ЧҮП ҮЛӘННӘРЕН ЧАБУ ХӘСТӘРЕН КҮРЕРГӘ ТИЕШ

31 Январь, 2018 - 12:25

Русия Хөкүмәте янгынга каршы хәвефсезлекне, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланганда тиешле чараларны катгый үтәү таләпләре куйды.

Узган елның 30 декабрендә Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев „Русия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 1717 санлы карарга кул куйды.
Торак пункт, бакча яки дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участоклары, хуҗаларына даими рәвештә чәпләрне җыештиыру һәм үләнне чабу бурычлары салынды.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участоклары хуҗалары шушы участокларда чүп үләнен үстермәү һәм печәнлекләрдә вакытында печәнне чаптыру чараларын күрергә тиеш.

Җир хуҗасы (шулай ук җир белән файдаланучы, арендага алучы) кадастр яки межалау планы нигезендә билгеләнгән җир участогы чикләрендә чүпне җыештырырга һәм үләнне чабарга тиеш.
Чулпан ГӘРӘЕВ,
дәүләт җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы.