АНА КАПИТАЛЫННАН — АЙ САЕН ТҮЛӘҮЛӘР

31 Январь, 2018 - 12:22

2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче балалары туган, һәр әгъзасына исәпләнгән кереме РФ субъектында эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артык күләмнән узмаган гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүләр алырга хокуклы.

Башкортстан Республикасында соңгы унике айда һәр әгъзасына туры килгән керем 14247 сумнан артмаган гаиләләрнең ана капиталы средстволары исәбеннән айлык түләүләр алу мөмкинлеге бар.

Гаиләнең гомум керемен исәпләгәндә хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, социаль пособиеләр, стипендияләр, төрле компенсацияләр, алиментлар һәм башка керемнәр кушыла.

Гадәттән тыш хәлләргә бәйле федераль бюджеттан бер тапкыр бирелгән матди ярдәм, банк депозитларыннан табыш һәм милекне арендага бирүдән керем кушылмый.

Сезнең гаиләгезнең ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр алырга хокукы бармы, юкмы икәнлеген Пенсия фонды сайтында (http://www.pfrf.ru/knopki/zhizn~4061/) „Тормыш хәлләре” бүлегендә урнаштырылган калькулятор ярдәмендә белергә була.

Ай саен түләүләрнең күләме төбәкләрдә төрлечә. Башкортстан Республикасында 2018 елда ана капиталы средстволарыннан айлык түләү 8892 сум тәшкил итә.

Айлык түләү турында гариза Пенсия фонды идарәлегенә яки күп функцияле үзәккә бирелә. Русия Пенсия фонды идарәлегенә бервакытта ике гариза тапшырырга була: сертификат бирү һәм айлык түләүләр турында. Шулай ук биредә балага СНИЛС алу мөмкинлеге дә бар.

Гаиләдә икенче бала туган көннән алып 1,5 ел дәвамында үзегез теләгән вакытта айлык түләү бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин тәүге алты айда мөрәҗәгать итсәгез, моңа кадәрге айлар өчен дә түләнәчәк. Ә алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта түләүләр гариза биргән көннән алып кына башкарыла.

Ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр балага 1,5 яшь тулганга кадәр бара. Тәүге түләү периоды бер елга исәпләнгән. Түләүләрне дәвам итү теләге булса, яңа гариза тапшырырга кирәк. Теләгән кеше түләүләрне туктатырга да мөмкин.

Әгәр ана капиталы средстволары тулысынча файдаланылган булса, балага 1,5 яшь тулса яки гаилә Русия Федерациясенең башка төбәгенә күчсә, түләүләр туктатыла. 2018 елда ана капиталы күләме 453 мең сумга тиң.
Кадим СӘИТОВ,
Пенсия фондының Балтач районындагы идарәлеге начальнигы.