КОНТРАФАКТ САТКАН ӨЧЕН ШТРАФКА ТАРТТЫРЫЛДЫ

31 Январь, 2018 - 12:10

Район прокуратурасы товар һәм хезмәт билгеләрен куллану турында законнар үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә, эшкуар М.В. тарафыннан товар билгеләрен законсыз рәвештә куллану факты ачыкланды.
Законга ярашлы, товар билгеләрен бары тик хокукка ия шәхесләр генә куллана ала.

Эшкуар үзенең кибетендә „STIHL” логотиплы контрафакт товарлар (ягулык присадкалары) саткан. Продукциядә башка оешма символикасын күреп, сатып алучылар тәкъдим ителгән товарның сыйфаты яхшырак дип аңлаган. Эшкуар кулланучыларга товарын алдап саткан.

Район прокуратурасы шәхси эшкуарга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.10нчы статьясы беренче өлеше буенча (товар билгесен законсыз куллану) административ эш кузгатты һәм аны республиканың Арбитраж судына җибәрде.

Суд карары белән закон бозучыга 10 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш, 20 берәмлек ктонрафакт продукциясе конфискацияләнде.
Динар ХӘЙРУЛЛИН,
район прокуроры ярдәмчесе,
I класслы юрист.