Каргизгеч хуҗаларына таләп зур

31 Январь, 2018 - 10:19

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгына ярашлы агымдагы елның 22нче гыйнварыннан 22 февральгә кадәр „Каргизгеч” операциясе бара. Операция кысаларында әлеге карарны үтәү йөзеннән рейдлар үткәрелә, катлаулы юллардан үтә алучы моточаналарны файдалану барышында кагыйдәләрне бозуга юл куймауны, техниканың төзек булуы тикшерелә. Әлеге чара бу төр техниканың төзеклегенә, хәвефсез файдалануына контрольне тагын да көчәйтә.

Каргизгеч белән идарә итү өчен таныклык булу шарт. Моның өчен АI ачык категорияле тракторчы, яки тракторчы -машинист таныклыгы таләп ителә. Үзйөрешле машиналарны йөртү өчен шарт — водительгә 16 яшь тулырга тиеш. Хуҗа кеше каргизгеч сатып алгач, 10 көн эчендә аны дәүләт техник күзәтчелегендә теркәргә бурычлы. Теркәү үтмәгән очракта гражданнар өчен 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифалы кешеләр 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр штрафка тарттырыла. Юридик шәхесләргә исә 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф салына.
Операция барышында каргизгечләр җентекләп тикшерелә. Транспорт чарасы техник карау үткәнме, теркәлү документлар тәртиптәме, дәүләт номеры, транспорт йөртүгә хокук биргән таныклыгы бармы — болар барысы да контрольгә алына. Каргизгечләргә елына бер тапкыр техник тикшерү үткәрелергә тиеш. Бу чара штраф түләмәү өчен генә түгел, иң тәүдә водительнең хәвефсезлеге өчен кирәк. Яңа каргизгечләргә, аларга ел тулмаган очракта, дәүләт техник күзәтчелегендә теркәлү үткән вакытта ук техник карау үткәнлеге турында таныклык бирелә.

Бүгенге көндә район территориясендә 17 берәмлек каргизгеч исәпләнә. Шуларның 13е— шәхси кешеләрдә, 4—се оешмаларда.

Бу төр транспорт чарасына ел саен техник карау үткәрелә. Быел аны үткәрү вакытын гәзит укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. 5 февраль көнне 14.30 сәгатьтә Богдан авыл биләмәсендә ( үткәрү урыны— Иске Тимкә авылы, Жуков урамы, 1) каргизгечләргә техник карау үткәрелә. Шул ук көнне, 15.30 сәгатьтә Түбән Карыш авыл биләмәсендә ( үткәрү урыны— Югары Карыш авылы, Яшьләр урамы, 16) мондый чара оештырылачак. 7 февраль көнне, 10.00 сәгатьтә Шәвъяды авыл биләмәсендә ( үткәрү урыны —Тибел авылы, Үзәк урамы, 6) „Каргизгеч” операциясе үтә. 7 февраль көнне, 15.00 сәгатьтә Көнтүгеш авыл биләмәсендә (үткәрү урыны — Тозлыбин авылы, Үзәк урамы, 27) һәм 8 февраль көнне, 10.00 сәгатьтә Иске Балтач авыл биләмәсендә ( үткәрү урыны— Иске Балтач авылы, Сабантуй мәйданы) „Каргизгеч” операцияләре үткәрү планлаштырылды.
Айрат ГАЛЛӘМОВ,
район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе сектор мөдире.