Балтач районы мәктәбе укучылары — чаңгыда

31 Январь, 2018 - 09:31

Узган җомгада урта белем бирү мәктәпләре укучылары чаңгыда йөрү буенча 4нче һәм 5нче баскыч ГТО нормаларын тапшырды. „Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасына 100дән артык укучы бу спорт төрендә үзләрен сынады. Яшь категориясенә килгәндә, алар 13— 17 яшьлек яшүсмерләр.

Һәр укучы ГТО нормаларын төрле максатта тапшыра. Берәүләр совет чорында ГТО билгеләренә лаек булган әти-әниләренә тиңләшергә омтыла. Икенчеләр үзенең рухи һәм физик көчен сыный. Кемдер укуда да, спортта та алдынгы булырга күнеккән. Катнашучылар санына килгәндә аларны әлегә күп дип әйтеп булмый. Югары Карыш урта мәктәбеннән — 7, Түбән Сикияз урта мәктәбеннән — 20, Иске Тимкә урта мәктәбеннән —11, Шәвъяды мәктәбеннән —5, Ялангач мәктәбеннән —2, Штәнде урта мәктәбеннән—6, Түбән Иванай урта мәктәбеннән — 12, Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән —34, район үзәгенең 2нче урта мәктәбеннән 3 укучы катнашты.

ГТОның 4 баскычына ярашлы ( 13 яшьтән алып 15 яшькә кадәр) кызлар да, егетләр дә 3 километр аралыкны чыңгыда йөгереп узды. Кызлар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Юлия Имаева яхшы күрсәткечкә ия булды, ул бу аралыкны 13 минут 48 секунд эчендә үтте. Шул ук белем учагыннан Ангелина Гайнетдинова 18 минут эчендә бу дистанцияне йөгерде. Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Камила Салиеваның күрсәткече — 19 минут 52 секунд. Ир балалар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Эдуард Калимуллин иң җитезе булып чыкты. Ул 11 минут 27 секунда эчендә финишка килде. Түбән Иванай урта мәктәбеннән Юрий Минилгалин 12 минут 6 секунд эчендә үтте бу араны. Иске Тимкә урта мәктәбе укучысы Илсур Бакировка 3 километр араны йөгерү өчен 12 минут 42 секунд кирәк булды.
ГТОның 5нче баскычында ( 16 яшьтән 17 яшькә кадәр) кызлар—3, егетләр 5 километр аралыкны чаңгыда йөгерергә тиеш иде.

Егетләр арасында Югары Карыш урта мәктәбе укучысы Филүс Хуҗиев иң көчлесе булып чыкты. Ул 5 километрны 22 минут 25 секунд эчендә йөгереп узды. Аңардан азга гына, төгәл әйткәндә 22 секундка, Иске Тимкә урта мәктәбе укучысы Динар Әгъзамов калышты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Вадим Дильмиев бу аралыкны 23 минут 7 секунда үтте.
Ялангач мәктәбеннән Йолдыз Әбделхакимова, Иске Тимкә мәктәбеннән Линара Сәфәровалар бронза билгеләренә лаек булдылар. Призёрлар һәм җиңүчеләр „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы җитәкчелегенең Мактау грамоталарына лаек булды.
Оксана ЙОСЫПОВА,
ГТО администраторы.