Банк хезмәткәренең әти-әнисенә — Рәхмәт хаты

29 Январь, 2018 - 15:40

Армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатларын еш юллыйлар. Кызлар адресына мондый эчтәлектәге хатлар сирәгрәк килә. Тибел авылында яшәүче Анюта һәм Анатолий Мухаметзяновлар гаиләсенә кызлары Алёна эшләгән урыннан Рәхмәт хаты килде.

Анюта Амирзяновна һәм Анатолий Валиахметович дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның барысы да үзаллы тормыш көтә. Дүртесе дә белем алып, төрле өлкәләрдә көч сала. Уллары Леонард кына әти-әниләренә якын булуны хуп күргән. Ул гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә гомер кичерә. Өч кызлары исә ерак себер тарафларында, Нижневартовск шәһәрендә яшиләр.
„Балаларыбыз барысы да тырыш булдылар. Яхшы укыдылар. Ата-аналар җыелышына барып кызарып утырганыбыз булмады. Без —авыл кешеләре, алар өчен барын да алдан хәстәрләп йөрмәдек. Укып, үзләре эшкә урнаштылар. Хәзер безгә ярдәмләшләр”, —ди Анатолий Валиахметович.

Кече кызлары Алёна Шәвъяды мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр белем ала. Арытабан Нефтекама машиналар төзү техникумында программист һөнәрен үзләштерә. Нижневартовск шәһәрендә Саклык банкларының берсенә эшкә урнаша. Читтән торып Төмән нефть-газ университетыныда белемен камилләштерә. Эшен яратып, тырышып эшли. Моны әти-әниләре исеменә язылган Рәхмәт хаты да дәлилли. Менә нәрсәләр язылган хатта:

„Хөрмәтле Анюта Амирзяновна һәм Анатолий Валиахметович!
Безнең өчен кызыгыз Алёна белән бер командада эшләү — горурлык. Берничә ел дәвамында аның һөнәри яктан үсүенә шаһитбыз. Ул һәрвакыт камиллекә омтыла. Бүгенге көндә Алёна безнең команданың ышанычлы, еллар дәвамында сыналган әгъзасы. Сезнең кызыгыз ярдәмчел, авыр чакта аңа таянырга мөмкин.Үзенә һәм коллегаларына таләпчән. Шул ук вакытта хезмәттәшләренә карата игътибарлы, алар белән уртак тел таба белә. Җаваплы, таләпчән, үз эшен зур һөнәри осталык белән башкаруы аны безнең команданың алыштыргысыз хезмәткәре итә.
Сезгә моның өчен рәхмәт сүзләре юллыйбыз. Аңа иң яхшы сыйфатларыгызны биргәнегезгә чын күңелдән ышанабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.

Хөрмәт белән Сургуттагы Саклык банкының Нижневартовск шәһәрендәге бүлекчәсе начальнигы Ю. Сизова.”
Әти-әни өчен баласы хакында яхшы хәбәрләр ишетүдән дә шатлыклырак нәрсә юктыр ул. Киләчәктә дә балалардан бары тик сөенечле яңалыклар килсен. Алёна сыман максатчан, алга омтылучы райондашларыбыз күбрәк булсын!
Рифина НИГАМӘЕВА.